World News

Яшьләр парламенты башлыгы Мәңгелек утны мәсхәрәләү турында: Бу әдәпсезлек һәм оятсызлык

Ахмаклык һәм оятсызлык – Мәңгелек утны сүндермәкче булган яшүсмерләрнең гамәлләрен ТР Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев шулай дип тасвирлады.

«Мәңгелек ут – ул хәтер, үлемсезлек һәм Җиңү символы. Бу безнең һәрберебезгә Бөек Җиңү турында искә төшереп торучы уникаль символ. Фронт белән тыл бергәләп Туган илне, суверенитетны һәм туган йортны яклаган вакыт турында. Россия тарихында Бөек Җиңүгә өлеш кертмәгән бер генә гаилә дә юк. Кешеләр басуларда эшләгән, фронтларда сугышкан. Без шул рәвешле Җиңүгә ирешкәнбез. Әлеге яшүсмерләрнең гамәле – принципсыз ахмаклык һәм оятсызлык», - диде ул.

Дамир Нургалиев ассызыклаганча, мондый яшүсмерләр белән эшләгәндә булган хәлнең тамырына, тәрбия җитешсезлекләренә карарга кирәк.

«Безнең бурыч – мондый хәл башка беркайчан да кабатланмасын өчен барын да эшләү. Кешеләр мемориалның, Мәңгелек утның, шулай ук уникаль хәтер һәм Россия тарихының кыйммәтен аңларга тиеш», – диде Дамир Нургалиев.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Казанның Горький паркында яшүсмерләр Мәңгелек утны сүндерермәкче булган. Үтеп баручылар бу хакта полициягә хәбәр иткән. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән һәм дүрт яшүсмерне полиция бүлегенә алып киткән. Аларның әти-әниләрен дә чакырганнар. Соңрак Россия хәрби дан символларын мәсхәрә итү турында җинаять эше кузгатылды.

Читайте на 123ru.net