Питрәч халкын Мишә елгасы яр буен төзекләндерү проекты турында фикер алышырга чакыралар
Питрәчтә Мишә елгасы яр буен төзекләндерүне проектлау буенча очрашу булачак. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләрен һәм арендаторларны, активистларны һәм җирле берләшмә вәкилләрен, эшкуарларны әлеге территорияне төзекләндерү буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар.
Очрашу 18 ноябрьдә 16 сәгатьтә Питрәч авылы, Совет урамы, 18 йорт адресы буенча район хакимияте бинасында (утырышлар залында) узачак.
Төзекләндерү объекты дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү юлы белән сайланды, диелә хәбәрдә.