Мәскәүдә «Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсе эшли
Россия мөселманнары дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин 9-14 ноябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узучы «Коръән дөньясы» халыкара интерактив күргәзмәсендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Зур халыкара вакыйганы Катар дәүләте Вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте оештырган. Күргәзмәдә экскурсияне аның авторы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов үткәрде.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Коръән тарихын һәм Катарның мәдәни мирасын ачучы күргәзмә экспонатлары белән танышты. Шуннан соң ул күргәзмәдә эшләүче җиде тематик зонаның һәрберсен карап чыкты.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин экспозициянең оештырылу дәрәҗәсен, башкарылу сыйфатын һәм аның рухи-мәдәни мәгънәләре тирәнлеген югары бәяләде. Ул шулай ук Катар дәүләте Вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгына һәм шәхсән министр Ганим бән Шахин Әл-Ганимгә чын күңелдән рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.