World News

Путин кайбер категорияләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады

РФ Президенты Владимир Путин имгәнүләрнең авырлыгына карамастан кайбер категория затларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибе турындагы указны имзалады. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Аерым категория затларга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү максатыннан карар бирәм: Россия Федерациясе Хөкүмәтенә имгәнүләрнең (яралану, җәрәхәтләнү, контузия) авырлык дәрәҗәсенә карамастан бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләмнәрен (3 миллион сумга кадәр) билгеләргә», - диелә документта.

Документ аңа кул куелган көннән, 13 ноябрьдән үз көченә керә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең, салым бурычлары булуга да карамастан, социаль ташламалар алу хокукын озайтырга ниятлиләр. ТР Юстиция министрлыгының Эксперт совет әгъзалары шул хактагы закон проектын хуплады.

Читайте на сайте