КФУ һәм КДМУ янәдән Россиянең иң абруйлы югары уку йортлары рейтингына керде
Татарстанның ике югары уку йорты, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты, RAEX («РАЭКС-Аналитика») агентлыгы төзегән Россиянең 2024 елда иң абруйлы югары уку йортлары рейтингына керде.
Казан университеты, 2022 елдагы кебек үк, 39,59 баллга иреште һәм 13нче урынны яулады. Казан медицина университеты исә, 13,54 баллга ирешеп, 2022 елда яулаган 57нче урыннан 65нчегә төште. 2022 елда рейтингка кергән (72нче урынны яулаган) Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КХТИ) быел рейтингка бөтенләй керә алмаган.
RAEX инде өченче мәртәбә Россиянең иң абруйлы югары уку йортлары рейтингын төзи. Исемлекне төзегәндә югары уку йортының элиталар формалашуга керткән өлеше, аның фәнни бергәлектәге роле, яшьләр арасында абруе һәм интернет-аудиториягә йогынтысы исәпкә алынган. Барлыгы 14 төрле критерий каралган. Экспертлардан субъектив сораштырулар үткәрелмәгән.
Рейтингка кергән югары уку йортлары саны үзгәрмәгән — исемлеккә быел да 75 уку йорты кергән. Шулай ук илнең иң абруйлы югары уку йортлары өчлеге дә үзгәрешсез кала. Бу Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты.