World News

Татарстан синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтә

Бүген кич һәм иртәгәгә, 14 ноябрьгә, каршы төндә Татарстанда һава торышы начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, бозлавык булу фаразлана. Юлларда көчле бозлавык хасил була, дип кисәтә синоптиклар.

Төбәктә һава температурасы төнге сәгатьләрдә 0..-5 градус (ТР башкаласында — 0..-2 градус) тәшкил итәчәк.

Читайте на сайте