World News

Колумбиядә БРИКСка керергә теләк белдерделәр

Колумбия, республика НАТОның глобаль партнеры саналуга да карамастан, БРИКСка керергә теләк белдерде. Илнең тышкы эшләр министры Луис Хильберто Мурильо шул хакта хәбәр итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Без хәзерге вакытта БРИКСта ниләр булуын зур кызыксыну белән күзәтәбез. Берләшмә альтернатив караш тәкъдим итә. Без шулай ук илебездә яхшы шартлар тудыру өчен финанслауга ачкыч эзлибез», - диде Колумбия министры.

БРИКС – дәүләтара берләшмә, анда тулы хокуклы әгъзалар хокукында 10 дәүләт, шулай ук партнерлар сыйфатында дистәдән артык ил керә. Казанда узган БРИКС саммитында утыздан артык илнең вәкиле катнашты, егермедән артык ил дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителде.

Читайте на 123ru.net