World News

Татарстанда томан һәм тизлеге секундына 18 метрга кадәр булган җил көтелә

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясенә томан төшә. Көндез көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Синоптиклар искәрткәнчә, һава торышы Казанда да начараер дип көтелә.

Читайте на 123ru.net