Володин: Бала көллияткә укырга керәчәк икән, аңа ни өчен төп дәүләт имтиханын тапшырырга?
Укучыларга йөкләнеш югары булу проблемасы, шулай ук 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыруның максатка ярашлылыгы мәсьәләсе турында фикер алышу оештырырга кирәк. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр парламент түбән палатасы матбугат хезмәтендә.
«Бала көллият, техникум, училищега укырга керәчәк икән, ул ни өчен ТДИ тапшырырга тиеш? Әйдәгез бу мәсьәләләр турында сөйләшик», - диде парламентарий.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт ТДИны бетерү укучыларны мотивацияләү ягыннан тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип саный.
«Төп мәктәптә белем алу нәтиҗәләре буенча имтихан тапшыруны гамәлдән чыгару укучыларның мәктәп фәннәрен үзләштерүгә мотивациясенә тискәре йогынты ясарга мөмкин», - дип китерә ведомство цитатасын РИА Новости.
Россиядә төп дәүләт имтиханын барлык 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар тапшыра. Бөтенесе тапшырырга тиешле мәҗбүри имтиханнар һәм укучылар сайлап тапшыра ала торган имтиханнар бар.