World News

Роберт Миңнуллинның биш төрле балалар китабы кабатлап басылды

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның үзе исән чакта балалар өчен чыккан китаплары кабатлап басылды. Яңадан басылып чыккан китаплар арасында Роберт Миңнуллинның «Энекәш кирәк миңа» китабы да, Тукай премиясе алган «Күчтәнәч» китабы да – барлыгы биш исемдәге китабы бар. Гомуми тиражы 15700 данә.

«Быел Роберт Миңнуллин исемендәге Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды инициативасы белән Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән, шәхсән Марат Әхмәтов ярдәме белән Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре тупланган биш китап яңадан нәшер ителде», – диде әлеге Фонд җитәкчесе, Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова Республика балалар китапханәсендә үткән китапларны тәкъдим итү кичәсендә. Ул әлеге эшкә катнашучыларның барысына да шагыйрь гаиләсе исеменнән рәхмәтләр җиткерде.

«Татар әдәбияты ул – балаларыбызны тәрбияләүнең нигезе. Шушы шигырьләрдә без балаларыбызга начарны яхшыдан, акны карадан аера белергә өйрәтәбез. Шушы шигырьләр аша әдәп-әхлак төшенчәләрен аңлыйлар. Без китап аша тәрбияләнгән буын һәм шушы мөмкинлек безнең балаларда да булырга тиеш», – дип дәвам итте ул.

Таңсылу Сабирова фикеренчә, вакыт сынавын узган һәм берничә буын баласын тәрбияләгән китаплар китап кибетләрендә һәрвакыт булып торырга, сатылып беткән саен чыга барырга тиеш.

Ул Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләрен өлкәннәргә дә укырга киңәш итте. «Өлкәнәйгәч, бу шигырьләр бөтенләй башка яктан ачыла икән, мәзәк кенә шигырьләрдә җитди мәгънәләр табыла», – диде.

«Мин бирегә шатланып килдем. Туган телләр комиссиясе ярдәмендә Роберт Миңнуллинның биш китабын кабаттан бастыру зур эш. Китапханәләр, мәктәпләр сорамаса алай чыга да алмас иде, ләкин Роберт Миңнуллин китапларына ихтыяҗ бар, алар укыла», – диде очрашуга килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев.

«Без Роберт Миңнуллин белән 30 ел элек танышып, дуслар булып яшәдек. Роберт Миңнуллин бит балалар әдәбияты буенча Абдулла Алиш исемендәге премияне гамәлгә кую эшендә катнашып йөргән кеше. Ә Абдулла Алиш мин җитәкләгән Спас районында туган шәхес», – дип искә алды ул Роберт Миңнуллинны.

«Монда балалар җыелуы бик күңелгә ята. Мин дә Роберт Миңнуллин шигырьләрен укып, аларны яттан өйрәнеп үскән кеше. Шушы китапларның өр-яңадан басылуы балаларга да, өлкәннәргә дә бүләк. Балачагымдагы «Энекәш кирәк миңа» китабының яңадан басылуы минем хыял иде. Бүгенге балалар да шушы китапларны укып тәрбияләнеп үссен иде», – диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

«Бер ел эчендә бер авторның биш китабы чыгуы сирәк күренеш. Бу укучыларыбыз өчен зур бүләк. Рәисебез ярдәме белән алар мәктәпләргә дә, китапханәләргә дә, балалар бакчаларына да ирешәчәк, сатуга да чыгачак», – дип вәгъдә итте ул.

«Китапханәгә яңа китаплар килү безнең өчен зур шатлык. Бу көнне без озак көттек, ниһаять, ул көн килде. Безнең бит әле республика буенча 88 филиалыбыз бар. Татарстан китап нәшриятына беренче биргән соравым да шул булды – алар бөтен китапханәләргә дә җитәчәкме? «Җитәчәк», – дип ышандырдылар», – диде Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева.

Китап тәкъдим итү кичәсендә Татарстан китап нәшрияты редакторлары Айсылу Галиева, Рифат Сәлах, язучы һәм журналист Ләлә Гыймадиева, шагыйрә Йолдыз Шәрапова чыгыш ясады. Роберт Миңнуллин чыгышларыннан видеоөзекләр күрсәтелде.

Казан мәктәпләреннән килгән балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, «Салават күпере» журналының «Салаватиклар» проекты балалары аның шигырь язылган җырларны башкарды.

Читайте на 123ru.net