World News

Казанда махсус операциягә озатылучы гуманитар ярдәм, хәрби әйберләр күргәзмәсе ачылды

Бүген Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «халык оборона-сәнәгать комплексы» казанышлары, Казан һәм Татарстанның гуманитар инициативалар эволюциясе күргәзмәсе ачылды. Экспозицияне «Казан үзебезнекеләр өчен» беренче ачык гуманитар форум башланыр алдыннан тәкъдим иттеләр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина.

Экспонатлар арасында самолет һәм җир өсте тибындагы дроннар, квадрокоптерлар, штурм видеотөзәгече, AR-җайланма, тавышйоткычлар, компенсаторлар, маскировка челтәрләре, хәрби киемнәр, тимер мичләр, сублимацияле азык-төлек, окоп шәмнәре, 3D-басма элементлары һ.б. урын алган. Экспонатларны Казан мэры Илсур Метшин да карады.

«Җиңү өчен! Казан» гуманитар хәрәкәте директоры Евгения Коцарь күргәзмәдә волонтерлары белән бергә үзләре тегә торган эшләнмәләр тәкъдим итте.

«Биредә маскировка костюмнары, термокиемнәр, балаклавалар һәм яралыларны эвакуацияләү чаралары урын алган. Барысын да үзебез тегәбез. Безнең хәрәкәт оешканнан алып биш меңнән артык эшләнмә тектек, моннан тыш фронтка гуманитар ярдәм һәм техник җайланмалар да озатабыз. Шәһәребезнең бик күп битараф булмаган гражданнары һәм эшкуарлар безгә һәм егетләребезгә Җиңүне якынайтырга ярдәм итә», - диде ул.

Шуннан соң пленар утырыш башланды, анда Татарстан гуманитар берләшмәләре вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Читайте на 123ru.net