Тарихчы бишек җырлары турында: Бары тик татарда баланы тууга белем алырга «җибәрәләр»
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Төрки-мөселман дөньясында хатын-кыз: үткәннән – хәзергегә» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уза. Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова XIX-XX гасырларда татарларда бала караучыларның роле һәм аларга карата мөнәсәбәт турында чыгыш ясады.
«XX гасыр башында тәрбия һәм мәгариф мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Күп кенә татар зыялылары бу мәсьәләдә бөтен проблемаларны хәл итү юлын күрә. Мин Россия халыкларының бишек җырларын карап чыктым. Бары тик татарларда баланы тууга Бохарага яки мәдрәсәгә белем алырга «җибәрәләр»», - дип сөйләде ул.
Тарихчы ул елларда хатын-кызларның үлем очраклары күп булуны да искәртте.
«Балалар күп булу яки башка сәбәпләр белән бәйле рәвештә хатын-кызларның күбесе баланы күкрәк сөте белән тәэмин итә алмаган. Балаларны башка хатын-кызга тапшыралар, XIX гасыр азагында андый кешеләрне «сөт анасы» дип атый башлыйлар. Алар кайвакыт балаларны карап та торган. Кагыйдә буларак, балаларны олы яшьтәге хатын-кызлар карый. XX гасыр башында каршылыклы «явыз карчык» һәм «милләт анасы» образлары барлыкка килә. Мәсәлән, Тукайдагы Шәрифә карчык. Ул карчыкларны тәнкыйтьлиләр», - ди ул.
Лилия Габдрафикова сүзләренчә, татар әдәбиятында балаларны карап торган олы хатын-кызлар читтә кала. Чагыштыру өчен ул Александр Пушкинның Арина Родионовна образын китерә. Аның сүзләренчә, XX гасыр башында ясалган балалар фотоларында да бала караучылар яки сөт аналары юк.
Тарихчы сүзләренчә, сәүдәгәрләр гаиләләрендә балаларны карау өчен башка милләттән булган яшь кызларга мөрәҗәгать итү була. Бу башка телне өйрәнү өчен дип фаразлый ул.
«Татар гаиләләрендә балаларны тәрбиягә алу була, ягъни асрау бала. Алар балаларны караганда да ярдәм иткән. Ул кызлардан бер төркем бала караучылар үсә, матбугатта аларга карата «мөррәбия туташлар» дигән төшенчә кулланыла. Шул ук вакытта мөгаллимәләр арта. Шулай да, «мөгаллимә» дә, «мөррәбия туташ» төшенчәсе дә сакланып калмаган. «Тәрбияче», «укытучы» сүзләре барлыкка килә. «Татар телендә «няня» сүзен аңлата торган аерым сүз юк. Бала караучы кулланыла, тик әти-әни дә, туганнар да бала караучы була ала. Татарда бала карау профессия кебек кабул ителми», - ди тарихчы.