Кредитны ташлама белән бирүне контракт хезмәтенең бөтен срогына озайтырга тәкъдим иттеләр
Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә кредит бирүнең ташламалы чорын контракт нигезендә хезмәт итүнең бөтен срогына озайтырга тәкъдим иттеләр. Федераль закон проектын ТР Дәүләт Советына республика парламенты депутаты Эдуард Шәрәфиев кертте.
Парламентарий телеграм-каналында аңлатканча, хәзерге вакытта гамәлдәге законнар нигезендә ташламалы чор мобилизациядә булган хәрбиләргә мобилизациянең бөтен срогына, ә контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә контракт срогына бирелә. Әмма практикада контрактчылар контракт срогы тәмамлангач та махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүне дәвам итә, чөнки мобилизация игълан ителү сәбәпле контрактлар сроксызга әйләнә.
«Шуңа күрә «контракт төзелгән срокка» дигән сүзләрне «контракт нигезендә хәрби хезмәт узу срогына» дип үзгәртергә тәкъдим ителде - дип язган Эдуард Шәрәфиев.
Аның сүзләренчә, әлеге закон проектын кабул итү хәрбиләрнең кредит килешүләре буенча түләнмәгән бурычлары барлыкка килүгә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.