Метшин Шәймиевның Казан авиазаводын 90нчы елларда ябылудан коткаруы турында сөйләде
Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның 1990 елларда Казан авиазаводын ябылудан коткаруы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шәһәрдәге бүгенге кадрлар вазгыятен шәрехләп, мэр Казан шәһәр Думасы утырышында ул вакытта «чубайсовчылар» төп производстволарны таркатырга тырыштылар, дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Чубайсовчылар» килде, «базар барысын да билгеләячәк, тулай тораклар безгә кирәкми, ял базалары, пионер лагерьлары да кирәкми, Казан авиация җитештерү берләшмәсе (КАПО) да безгә кирәкми», - диделәр. Мин Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Рөстәм Нургали улы Миңнехановның бер федераль җитәкчене КАПОны саклап калырга күндергәннәрен хәтерлим. «Безгә КАПО кирәкми, без Bombardier, Airbus сатып алачакбыз, без аларны беркайчан да куып җитә алмаячакбыз» – диде ул дип искәртә Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Минтимер Шәймиев ул вакытта: «Федераль һәм республика дәрәҗәсендә болай уйлаганда, әлбәттә, куып җитә алмаячакбыз», – дип җавап биргән.
«Һәм менә дистәләгән машина чыгарган ун мең кешелек коллективны күз алдында куып тараттылар. Һәм җитәкчелек ихтыяры белән генә коллективны саклап калдылар», - дип өстәде мэр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы утырышында чыгыш ясаганда, эшсезлек күрсәткечләре түбән булганда да, шәһәр хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә кадрлар кытлыгы күзәтелә, дип билгеләп үтте.