World News

Альфред Шниткеның 90 еллыгына багышлап, Казанда аның әсәрләрен яңгыраттылар

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Шнитке-90 музыкаль марафоны» концерты булды. Чара Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән үткәрелде. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тәкъдиме белән ул Шнитке тууына 90 ел тулу уңаеннан Бөтенроссия чаралар планына кертелгән.

Концертта инструменталь әсәрләр тәкъдим ителде: борынгы стильдәге Сюита (1972), виолончель һәм фортепиано өчен 1нче Соната (1978), «Мертвые души» кинофильмына язылган музыкадан Сюита (1983). Программаны Юлия Семенова тәкъдим итте.

Сәхнәдә бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары — Татарстан Республикасының атказанган артисты Андрей Каминский (виолончель), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Динара Галиева (фортепиано), Татарстан Республикасының дәүләт академия симфоник оркестры артисты Асия Гәрәева (скрипка), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе доценты Татьяна Максимова (фортепиано), Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сергей Ферулев җитәкчелегендә Казан консерваториясенең симфоник оркестры чыгыш ясады.

  • Казан консерваториясе матбугат хезмәте әйтүенчә, 2024 елда музыка дөньясы Совет һәм Россия композиторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Альфред Шниткеның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Альфред Шнитке – ХХ гасыр Совет музыкаль мәдәниятенең үзәк фигураларының берсе. Замандашлары аны «бөек рухлы, вөҗданлы һәм тирән иманлы кеше» дип атаган. Аның һәр әсәре – киңлеккә сәяхәт, аның музыкасы кешенең тормыш һәм җәмгыять белән үзара бәйләнешенең чагылышына әверелә.

Читайте на 123ru.net