World News

Данис Зарипов Лаешта: Тормыш тамырдан үзгәрде, әмма хоккей үсеше – өстенлекле

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов республиканың Лаеш районына эш сәфәре белән килде. Данлыклы хоккейчы муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов белән очрашты һәм районның спорт потенциалын бәяләде. Бу турыда «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Беренче чиратта Илдус Фатих улы белән шәхсән танышырга килдем. Лаеш районында спортны, аерым алганда, хоккейны үстерү турында фикер алышырга, шулай ук минем яктан хоккей үсешенә ярдәм итү мөмкинлекләрен карарга», — дип билгеләп үтте Данис Зарипов.

Хоккейчы шулай ук Лаеш районында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Миңа Боз сарае ошады, ул бик яхшы хәлдә. 4 ел дәвамында эшли, һәм объект җитәкчеләре - молодецлар, алар андагы инфраструктураны җентекләп күзәтә. Тренерларның профессиональ якын килүе ошый. Лаеш крае музее ошады. Районның тарихы зур, бай. Бирегә яшь буынны да китерергә кирәк, алар Татарстан тарихын гына түгел, районнар тарихын да белсеннәр», - диде ул.

Зарипов шулай ук зур спорттагы карьерасын тәмамлап, сәясәткә күчкәннән соң үзенең яңа тормышы турында да сөйләде. «Тормыш тамырдан үзгәрде, ул сәясәт юнәлешендә китте. Сәяси тормышка кергәч тә хоккей белән элемтәне саклаячакмын һәм аңа ярдәм итәчәкмен», — дип ышандырды ул.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сәфәр өчен рәхмәт белдерде һәм муниципалитетның спорт потенциалын үстерүнең мөһим булуын әйтте.

«Без Данис Зарипов кебек күренекле кешеләрнең безнең районга кызыксыну белдерүләре белән горурланабыз. Бу спорт һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә ныклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең башлангычы булырга мөмкин. Без төбәгебез үсешенә ярдәм итәчәк барлык инициативаларны да хупларга әзер», - диде түрә.

Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәтеннән

Читайте на 123ru.net