World News

Шәҗәрә фестивалендә Чистайдан Закировлар тату гаилә үрнәге күрсәтте

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда районда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырышты Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алды. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.

«Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә. 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора», – диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Закировлар гаиләсенең 16 әгъзасы фестивальгә Уракчы авылыннан килде. Закировлар нәселе зур, шуңа күрә күргәзмәдә аларның күрсәтерлек әйберләре: гаилә истәлекләре, кубоклар, медальләр, грамоталар, фронт хатлары, авыллары турында китаплар, альбомнар, бәйләнгән оекбашлар һәм башка бик күп нәрсәләр бихисап иде.

«Фестиваль турында белгәч, ирем ягыннан туганнарга анда катнашырга тәкъдим иттем. Каенана белән каената, олы яшьтә булуларына карамастан, бик теләп катнашты. Без чын күңелдән чыгыш ясарга, үз нәселебезне һәм ничек дус яшәвебезне күрсәтергә теләдек. Фестиваль өчен мин үзем шәҗәрә агачын ясадым һәм чыгыш сценариесен уйлап таптым», — дип уртаклашты гаилә әгъзаларыннан берсе Гөлнара Закирова.

Гаилә милли ризыклар әзерләүдә дә тырышкан. Алар кунакларны бәлеш, тавык ашы, тозлаган кәбестә, пешкән бәрәңге, тавык, каз, өчпочмак, җәймә, кыстыбый, чәкчәк, бавырсак, гөбәдия, кызыл эремчек, сөт, катык, бал һәм куертылган сөт белән сыйладылар.

Үсеп килүче буынны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен саклаган өчен Закировлар гаиләсе катнашучылар дипломы белән бүләкләнде.

Читайте на 123ru.net