Әгерҗе ЗАГС бүлегендә булачак әниләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде
Әниләр көне уңаеннан Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә йөкле ханымнар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Равил Бадахшин ачып, булачак әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга хатын-кыз, әни бәхете теләде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Миләүшә Ягъфәрова хәбәр итә.
Аннан соң районның социаль хезмәт җитәкчеләре бик күп файдалы мәгълүмат җиткерделәр.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы гинекологы Екатерина Бычкова яшь ханымнарга йөклелек чорын ничек уздырырга кирәклеге турында сөйләде. «Хатын-кыз йөклелеккә биологик яктан гына түгел, психологик яктан да әзер булырга тиеш. Иң мөһиме – йөклелек чорында табиб киңәшләрен тулысынча үтәп бару. Көн тәртибен төгәл үтәү, дөрес туклану, кирәк кадәр су эчү, саф һавада йөрү булачак әнигә дә, туачак балага да файдалы булачак», – диде ул.
Ул шулай ук булачак әниләргә бала туганчы нәрсәләр әзерләргә кирәклеген дә әйтте, сабый тугач нинди ризыклар белән тукланырга ярый-ярамавын да исләренә төшерде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина бала туу турындагы таныклык алуга гаризаны электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килүе, аннан соң аны ЗАГСка килеп алырга гына кирәк булуы турында сөйләде.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзгенең (РКЦМП) Әгерҗе районындагы бүлеге җитәкчесе Эльвира Зәйнетдинова исә балалы әниләргә тәгаенләнгән социаль ярдәм чараларын атады. Шуларның берсе – яңа туган бала өчен кирәк-яраклар тупланган бүләк комплекты. Әлеге комплект уртача җан башына керемнәре яшәү минимумыннна артмаган гаиләләргә бушлай тапшырыла.
Өч яшькә кадәрге балалы һәм шулай ук җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артык булмаган гаиләләргә елга бер тапкыр дару препаратлары һәм аптека ассортименты товарлары алуга 10 мең сум түләү бирелергә дә мөмкин..
Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Ирина Мерзлякова әлеге үзәк аша нинди документлар алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерде.
Чара бүләкләүләр белән тәмамланды. Булачак әниләргә «Авангард» кинотеатрына гаиләләре белән бару өчен сертификатлар тапшырылды. Яшьләр үзәге белгечләре алар белән суыткычка беркетү өчен магнитлар ясау буенча мастер-класс та уздырдылар.