World News

Валентина Матвиенко Россиядә Гаилә унъеллыгын үткәрергә тәкъдим итте

Россия җәмгыятенә гаилә һәм демография сәясәтендә без теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен Балачак, Фән унъеллыклары кебек Гаилә унъеллыгы кирәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко парламентның югары палатасы сайтындагы блогында Әниләр көне уңаеннан шулай дип белдерде.

«Президентыбыз Владимир Путин алдагы 12 еллык перспективада гаилә сәясәтендә без теләгән нәтиҗәне билгеләде. Әлеге срок тарихи үсеш һәм демографик процесслар масштабында зур һәм бер үк вакытта кечкенә дә. Шуңа күрә мин кайбер коллегаларымның фикере белән килешәм: күбрәк нәтиҗәгә ирешү өчен безгә Балачак, Фән унъеллыклары кебек Гаилә унъеллыгы кирәк», - дигән ышаныч белдерде Федерация Советы спикеры.

Шул ук вакытта, ул фәнни тикшеренүләрнең күпчелек очрагындагы кебек үк гаилә сәясәтенең тиз генә нәтиҗә бирмәвен әйтте. «Нәтиҗәгә ирешү өчен гаять зур көч, ресурслар... һәм вакыт кирәк», - дип ачыклык кертте ул.

Матвиенко билгеләп үткәнчә, Гаилә елына кадәр узган 16 ел эчендә кертелгән тәкъдимнәрне (шул исәптән «Демография» илкүләм проектында да) гамәлгә ашыруга да карамастан, алар «демографик тенденциядә тамырдан үзгәрешкә китермәде». Хәер, аның фикеренчә, әлеге идеяләрне гамәлгә ашыру Россиядә демографик кризис барлыкка килүен булдырмаска мөмкинлек бирде.

«Узган еллардагы «демографик чокырлар» белән бәйле объектив факторлардан тыш, әлбәттә, гамәлләрнең аерылганлыгы да үзенекен итте. Бүген әлеге проблеманың тирәнлеге бердәм, координацияләнгән дәүләт сәясәте алып баруны таләп итүе көн кебек ачык. Бары тик шулай гына. Гаилә елы дәвамында без нәкъ менә шуңа таба хәрәкәт иттек», - дип өстәде Федерация Советы Рәисе.

Узган ел РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Соңрак Федераль Җыенга юлламасында ул «якындагы алты елда туучылар санының тотрыклы артуына ирешергә» чакырды.

Читайте на 123ru.net