Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын оештырыла: бер шугалакны 25 ноябрьдә ачалар
Киләсе кышта Татарстан башкаласында тимераякта шуу өчен 105 урын булдырылачак. Әйтик, «Хезмәт резервлары»нда шугалакны 25 ноябрьдә үк ачачаклар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Шулай ук «Тасма» стадионының боз аренасын да актив әзерлиләр. Декабрьдә «Ак Барс Арена» стадионы янында, «Черное озеро» паркында, ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, Җиңү паркында һәм Кремль яр буенда боз мәйданчыклары эшли башлаячак. 85 хоккей мәйданчыкларында тренерлар балалар белән дәресләр үткәрәчәк.
Чаңгы сөючеләр өчен 15 чаңгы трассасы эшли башлаячак.
Экстремаль спорт төрләре буенча профессиональ спортчылар өчен «Нагорный» комплексы базасында ике трамплин ачылачак. Аларның биеклеге – 30 һәм 60 метр. Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта ике һәм биш чакрым озынлыктагы чаңгы трассалары да оештырыла.