Камил Кәримов: Хәзер профессиональ язучылар юк, элек бар иде
Бүгенге көннән караганда конкурсларга никадәр акча әрәм ителә. Мин әйтер идем: әйдәгез, шул приз фондын «Казан утлары»на, «Мәдәни җомга»га биреп, аларның гонорарларын арттырып булмыймы? Хәзерге гонорарлар адәм көлкесе бит, җегетләр! Кәгазь алырга да җитми. Без моның белән нәрсә отабыз? Язасы килмәгән кеше барыбер язмый. Кемнәр җиңәсен дә чамалыйбыз. Ни өчен беләбез? Чөнки һәрвакытта да талантлылар җиңә. Теге кеше кимсенеп кала. Мин бик рәнҗим бу конкурсларга – чынлап әйтәм. Мин моны 20 ел буе әдәби журналның проза бүлегендә эшләгәнгә әйтәм.
Хәзер профессиональ язучылар юк, элек бар иде. Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел – бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Ул вакытта әдәбиятны хөкүмәт кайгырта иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз. Мин моны әрәм хезмәт дип саныйм. Язучы әсәрен матбугатка үзе алып килергә һәм тиешле бәясен алырга тиеш.
Кызык әсәрләр кирәк. Шундый чор җитте: без хәзер әсәрнең башын карыйбыз да, телефонга ябышабыз – анда кыска, анда фикер, барысы да күз алдында, роман укып торасы да юк. Ә пьеса язарга ярый, чөнки аңа акча әйбәт түлиләр. Сүзем бетте! – ди ул.
Татарстан Язучылар берлеге утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
- Язучылар сөйләшә: «Курыкмыйча исемләп әйтәм – әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!