World News

Дәүләт Думасында Россия НАТО илләренә каршы атом-төш коралын куллана ала дип белдерделәр

Россия, яңартылган атом-төш доктринасы нигезендә, НАТОның кайбер дәүләтләренә каршы атом-төш коралын кулланырга хокуклы. Бу хакта Дәүләт Думасының пленар утырышында Халыкара эшләр комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Никонов белдерде.

Ул искәрткәнчә, Россиянең яңартылган доктринасында Мәскәү атом-төш коралын куллана ала торган шартлар төгәл язылган. Аның сүзләренчә, АКШ, Бөекбритания һәм Франция бу шартларны бозган инде.

«Атом-төш доктринасы нигезендә без бу илләргә каршы атом-төш коралын кулланырга хокуклы», - диде депутат.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россиянең яңартылган атом-төш доктринасын раслады. Документта Россия атом-төш коралын кулланырга хокуклы булган очраклар күрсәтелә.

Читайте на 123ru.net