World News

Зәйнең яшь футболчылары Уфадан зур бүләкләр белән кайтты

23-24 ноябрьдә Уфада футбол буенча «Золото Сарматов» дип исемләнгән балалар халыкара турнир үтте. Анда Россия шәһәрләреннән 48 команда катнашты. Татарстанны турнирда Зәйнең «Легион» футбол командасы тәкъдим итте. Аларның тренеры Илшат Халиков. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

«Без яшь футболчыларның әти-әниләре дә турнирны карарга команда белән Уфага бардык. Балаларны җиңүгә дәртләндерү максатында Татарстан һәм Зәй әләмнәрен тоттык. Ике көн дәвамында уеннар иң яхшы команда исеме өчен барды. Беренче көн уеннарында Зәй футболчылары командасы 1нче урынга чыгып, иң көчлеләр арасындагы ярышка үтте. Безнең сөенечебезнең чиге булмады. Чыннан да балалар өчен, үзебезнең кече Ватаныбыз өчен күңелебезне горурлык хисе биләде», — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша әни кеше Зөлфия Ризванова.

Ә турнир нәтиҗәсенә килгәндә, Зәйнең «Легион» командасы биредә дүртенче урын яулый. Дипломнар һәм призлар белән командага футболистлар формасы алу өчен сертификат тапшырыла. «Иң яхшы уенчы» сыны капкачы Марсель Тимофеевка булды.

Читайте на 123ru.net