Депутат Горинов мәхкәмәдә сугышка каршы чара оештырган
2022 елның июлендә Алексей Горинов гаскәр турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде. Былтыр аңа камерадашлары белән сөйләшкән сүзләре өчен террорчылыкны аклау турында тагын бер яңа эш ачылды. Әлеге эш белән бәйле утырышта депутат сугышны туктатырга чакырган плакат тотып торган.