World News

Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасы туризм министры белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасы Министрлар советы Рәисе урынбасары – туризм һәм мәдәни мирас министры Рәсүл Зарикеев белән очрашты. Республика делегациясе ТР башкаласына «Казанда Шәрык базары» фестивален ачу тантанасында катнашу өчен килде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов кунаклар белән очрашканда Каракалпакстан Республикасы көннәрен уздырган һәм «Казанда Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашкан өчен рәхмәт белдергән.

Ул шулай ук узган елда (2023 елның 6-7 ноябре) Каракалпакстанга сәфәрен җылы искә алуын билгеләп үтте, күрсәткән игътибар һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, агымдагы елның маенда Ташкентта Төбәкләр форумы кысаларында Татарстан белән Каракалпакстан арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Әлеге документ безнең элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк, дип ышанам. Шулай ук безнең парламентлар арасында парламентара хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә эшче төркем эшли», - диде ул.

Кунакларның Татарстанга әлеге сәфәре республикалар арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Күптән түгел Казанда БРИКС саммитында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёевны кабул итү зур мәртәбә булды, дип өстәде ТР Рәисе. Ул шулай ук Татарстан белән Каракалпакстан арасында товар әйләнеше арту дәвам итүне билгеләп үтте.

Тагын Миңнеханов бүген бергәләп гамәлгә ашырыла торган төп проектларны билгеләде. «Казанда ел саен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ярдәмендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы уза» , - дип искәртте Татарстан Рәисе. Миңнеханов шулай ук 2024 елда форумда Үзбәкстан Республикасы вәкиллекле делегациясе катнашуны билгеләп үтте. Ул республика делегациясен киләсе елда да әлеге форумда катнашырга чакырды.

Зарикеев очрашу барышында «Казанда Шәрык базары» фестивален югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерде. «Без биредә булуыбызга бик шат, – диде ул. – «Шәрык базары»н оештырган өчен рәхмәт».

Кунак билгеләп үткәнчә, фестивальдә бик күп илләр катнаша. Ул шулай ук Татарстан Рәисен Казанда БРИКС саммитын уңышлы уздыру белән котлады. «Казан күп кенә көнчыгыш илләрен җәлеп итүче үзәк булып тора, бу тарихи яктан шулай килеп чыкты, – диде Рәсүл Зарикеев. – Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Сезгә сәфәр белән килгән чакта без һәрвакыт үзебезне бик яхшы хис итәбез».

Исегезгә төшерик, Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында Каракалпакстан Республикасы делегациясе «Казанда Шәрык базары» фестивален ачу тантанасында, «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты, Үзбәкстан һәм Каракалпакстан сәнгать осталары концертында булды. Шулай ук ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән очрашу һәм башка сөйләшүләр узды.

Читайте на 123ru.net