World News

Минтимер Шәймиев Руслан Аушев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ингушетия Республикасының беренче Президенты (1993-2001), Советлар Союзы Герое, Россиянең дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Аушев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев Руслан Аушевны республиканың югары бүләгенә – «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» орденына (аны бүген Аушевка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды) лаек булуы белән котлады.

Руслан Аушев катлаулы үзгәртеп кору елларында хезмәттәшлек иткән һәм ярдәм күрсәткән, уртак эшчәнлек вакытында тупланган зур тәҗрибә, Татарстан Республикасы һәм Ингушетия Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

Читайте на 123ru.net