World News

«Многоликая Россия» бәйгесендә җиңүчеләргә тирмәдә этно-спектакль күрсәттеләр

27 ноябрьдә «Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кысаларында конкурста җиңүчеләргә «Нәсел кайтавазы. Ашина мизгеле» спектакле тәкъдим ителде.

Чара Иске Татар бистәсенең матур урынында урнашкан «Тирмә» («Юрта») туристлык объектында узды.

Кунакларны борынгы төркиләрнең көнкүреш объектлары, кирәк-яраклары белән таныштырдылар, тирмә буенча экскурсия күрсәттеләр. Чара төркиләрнең каганы, ыру башлыгы Ашина турында спектакль белән тәмамланды.

Фото: ©"Татар-информ",Салават Камалетдинов

Бәйгедә җиңүчеләрне "Тирмә" туристик объекты белән проект җитәкчесе Марат Рамазанов таныштырды.

«Әлеге объект төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен барлау максаты белән оештырылды. Бүген сезне үзебездә күрергә бик шатбыз. Без сезгә бик борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәнен күрсәтергә тырыштык. Этно-шоу аша сез барлык яктан борынгы чорга чумасыз», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Читайте на 123ru.net