World News

Татарстанда тагын томан һәм бозлавык көтелә

Иртәгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда тагын һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән кабат томан төшәчәк һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Бу юлы күз күременең начараюы хакында хәбәр ителми.

Төбәктә һава температурасы төнлә -3..-8 градус, көньякта һәм көнчыгышта аязган вакытта -13 градуска кадәр (ТР башкаласында -3..-5 градус, түбән урыннарда -8 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Читайте на 123ru.net