«СалаваTik»ларның гармунчылар турындагы җырының видеосы чыкты
Бүген Интернетта «СалаваTik»ларның Габделхак Шакиров сүзләренә язылган, композитор Риф Гатауллин көенә иҗат ителгән «Гармун алыйк әле, дускай» җырының видеосы чыкты.
«Татар халкы – электән үк җыр-моңга гашыйк халык. Бер бәйрәм дә гармун-баяннан башка узмый. Без нәни тамашачыларыбызны татар халык музыка уен кораллары белән дә таныштыру максатыннан «СалаваTik»ларыбызга әлеге җырны сайладык. Видео төшергәндә, чын баянчыларны да чакырдык. Казан дәүләт мәдәният институты өлкән мөгаллиме, балалар филармониясе дирижеры, инструменталь ансамбль җитәкчесе Илнур Ганиев бик теләп безгә ярдәм итәргә ризалык бирде. Видеода аны һәм аның шәкертләрен күрергә мөмкин», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләүдә «СалаваTik» проекты зур эш алып бара. Ел саен нәни дусларына Яңа елга күчтәнәч әзерли. Быел да 20 декабрьдә «СалаваTik»лар Яңа ел концерты оештыра.
«Быел 5 еллык юбилей концерты үткәрдек. Мин бөртекләп инструменталистларны: баянчыларны, гармунчы, скрипкачы, домрачы, кубызчы һәм курайчылар, бәрмә уен коралларында уйнаучыларны җыйдым. Алар Гөлназ Җәмилевна җитәкчелегендәге вокаль ансамбльгә кушылып да уйнады, аерым да чыгыш ясады. Видеоклипта аларның уйнаганнарын карап, балалар баянда яисә башка уен коралларында уйнарга теләсәләр, без аларны Балалар филармониясенә көтеп калабыз», – ди Илнур Ганиев.
Җырлы-биюле тамашада беренче тапкыр «СалаваTik» балалар студиясе укучылары катнаша. «Театральләштерелгән татарча Яңа ел бәйрәме балаларны да, әти-әниләрне дә битараф калдырмас. Нәни фанатларыбызны көтеп калабыз. Билетлар сатуда», – ди оештыручылар.