Миңнеханов Джалалзаде белән Татарстан һәм Иран хезмәттәшлеге турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министрының консуллык, парламент мәсьәләләре һәм чит илләрдә яшәүче иранлыларның эшләре буенча урынбасары Вахид Джалалзаде белән очрашты.
Искәртик, кунак Казанда Иран Генераль консуллыгының яңа бинасын ачу тантанасына килде, ул шәһәр үзәгендә урнашкан.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Миңнеханов очрашу вакытында халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында Россия белән Иран арасындагы хезмәттәшлекнең аеруча кыйммәткә һәм актуальлеккә ия булуын, ә Казанда генераль консуллыкның яңа бинасы ачылу мөһим символы булуын билгеләп үтте.
Иран Тышкы эшләр министры урынбасары очрашу өчен рәхмәт белдерде.
«Иран һәм Россия мөнәсәбәтләре мөһим этапта, стратегик мөнәсәбәтләр урнашкан. Без сезнең республикада булуыбызга аеруча шат. Бездә охшашлыклар бик күп», - диде ул.
Алар билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан һәм Иран арасында товар әйләнеше 178 млн доллар тәшкил иткән, әмма аны үстерү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының тулы көченә эшләве аеруча актуальлек ала.
Министр урынбасары шулай ук Казан белән Иран шәһәрләре арасында туры рейсларны яңартырга кирәк, дип өстәде.