Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең 23 еллыгы белән котлады: Алда – яңа бурычлар һәм җиңүләр
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләре, тарафдашлары һәм фикердәшләрен «Бердәм Россия» партиясе оешуның 23 еллыгы белән котлады.
Котлавында Мөхәммәтшин партия оешу тарихы башында Юрий Михайлович Лужков, Сергей Кужугетович Шойгу, Минтимер Шәрипович Шәймиев кебек ил дәрәҗәсендә танылган кешеләр торуны билгеләп үтте.
«Узган вакыт дәвамында безнең партия хаклы рәвештә илнең төп сәяси көче булып өлгерде. Бу горурлык өчен сәбәп кенә түгел, дәүләтчелекне ныгыту һәм суверен мәнфәгатьләрне яклау, социаль-икътисади сәясәтне гамәлгә ашыру, традицион рухи кыйммәтләрне, милләтара татулыкны саклау, ватанпәрвәрлек һәм Туган илгә ихлас мәхәббәт тәрбияләү өчен аеруча зур җаваплылык тою», - дип ассызыклады спикер.
Бердәмроссиялеләрнең депутатлар корпусы стратегик карарлар әзерләү һәм закон дәрәҗәсендә рәсмиләштерүдә мөһим роль уйный, дип өстәде ул.
«Күренеп тора торган нәтиҗәләр, кешеләр ихтыяҗларына таяну, ачык һәм үзгәрешләргә әзер булуыбыз белән гражданнарның ышаныч мандатына лаек булдык. Әлеге ышанычны даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге сайлауларда раслыйбыз. Бердәмроссиялеләрнең сайлаулар нәтиҗәләре буенча төзелгән депутатлар корпусы стратегик карарлар әзерләү һәм закон дәрәҗәсендә рәсмиләштерүдә мөһим роль уйный, шулай ук сайлаучыларны милли лидерлар һәм дәүләтне үстерүнең уртак максатлары тирәсендә тупларга ярдәм итә», - диде Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге идеяләрне алга сөрү, мөрәҗәгатьләр халык программасын үтәүгә зур өлеш кертә.
«Безнең партия катнашучылар саны буенча да, нәтиҗәлелеге буенча да иң зур партияләрнең берсе. Ул халык, хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән киң колачлы эш алып бара. Яшьләр, тарафдашлар һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек аша дистәләгән кирәкле партия проектлары һәм игелекле эшләрне гамәлгә ашырабыз. Гуманитар ярдәм җыябыз, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итәбез. Күбесенчә партия оешмасы гади әгъзаларының инициативалылыгы, беренчел һәм җирле звеноларның бердәмлегенә бәйле булган танылу һәм абруйны арттырабыз», - диде ул.
Партия сафларында 125 меңнән артык Татарстан кешесе исәпләнә, дип игътибар итте Мөхәммәтшин.
«Кадерле дуслар! Алда – яңа бурычлар һәм җиңүләр. Киләчәккә оптимизм белән карарга чакырам һәм чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уртак эшебездә уңышлар телим. Бәйрәм белән!» - дип котлады Мөхәммәтшин.