World News

Чистай волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә 50 пар кышкы аяк киеме тапшырды

Чистай волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга 50 пар кышкы аяк киеме тапшырдылар. Бу хакта социаль челтәрдәге үз битендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм махсус хәрби операция волонтеры Айрат Хамматов хәбәр итте. «Чаллы хәбәрләре» шул хакта яза.

«Безнең башлык Дмитрий Алексеевич Иванов чираттагы гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасында булды, без аның исеменнән Курск юнәлешенә штурмнар өчен 50 пар кышкы аяк киеме рәвешендә чираттагы ярдәмне тапшырдык», — диде ул.

Аяк киемнәре салынган посылканы якташыбызның, «Вождь» кушаматлы кадр офицерының хатыны һәм «Барысы да фронт — барысы да Җиңү өчен» волонтерлык хәрәкәте лидеры Наталья Черво илтеп бирәчәк.

Читайте на 123ru.net