Казанда ашыгыч ярдәм машинасы җиңел машинага бәрелгән һәм әйләнеп капланган
Бүген төнлә Казанда ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе светофорның кызыл утына кузгалган һәм «Лада Гранта» автомобиленә бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте Маршал Чуйков һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендә булган.
Ашыгыч ярдәм машинасы Яшел Үзәннән 7 номерлы шәһәр хастаханәсенә пациент алып килгән була.
Бәрелешү нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнеп капланган. 33 яшьлек табиб, 37 яшьлек фельдшер, 79 яшьлек пациент һәм авыруның 76 яшьлек хатыны зыян күргән.
Җиңел машина пассажиры да имгәнгән. Зыян күрүчеләр барысы да хастаханәдә.
Тикшерү якын арада юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын ачыклаячак.