World News

Санкт-Петербургта Муса Җәлилгә багышланган иҗат кичәсе булды

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган иҗат кичәсе узды. Җәлил укулары Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институтының Петербург мәдәни-белем бирү үзәге һәм Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан «Җәлил укулары» VII Халыкара әдәби конкурсы кысаларында оештырылды. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәлилнең төрмәдә язган шигырьләре бөтен дөньяга «Моабит дәфтәрләре» исеме белән билгеле. Хәзер герой шагыйрьнең истәлеген Татарстан Республикасында да, Санкт-Петербургта да, гомумән Россиядә дә саклыйлар. Бер ел элек Санкт-Петербургның Калинин районы 146нчы гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелгән иде. Бу мәктәптә сугышчы шагыйрьгә багышланган «Истә тотарга һәм онытмаска» хәтер стенды почмагы бар.

Укуларга теләге булган һәркем чакырылган иде: ата-аналары белән мәктәпкәчә яшьтәге катнашучылар, шулай ук өлкәннәр, әлеге мәктәпнең җитәкчеләре һәм укучылары, «Образ» нәфис сүз студиясенә йөрүчеләр, Каюм Насыйри үзәгенең Татар теле курсларын тыңлаучылар.

Җәлил укулары татар шигъриятен яратучыларны яңадан берләштерде. Яшь укучылар һәм «Җәлил укулары»нда даими катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус, инглиз һәм әрмән телләрендә укыды.

Бигрәк тә яшь укучылар тыңлаучыларны һәм кунакларны сөендерде. Кунакларга шулай ук яшь катнашучыларның һәм «Ак каен» татар фольклор ансамбле коллективының музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Чара азагында конкурста катнашучыларның барысына да Татарстанның Даими вәкиллегенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Читайте на 123ru.net