Түбән Камада 7 мәктәпне саклауга якынча 5 миллион сум бүлеп бирәчәкләр
Түбән Камада уку йортларын саклауга 4,9 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Мондый тендер Россиянең Дәүләт сатып алулары порталында бастырылды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Документларда күренгәнчә, каравылчының 12 сәгатьлек сменада бер эш сәгате 162 сум торачак, айлык хезмәт хакы эш көннәре санына бәйле булачак — якынча 58 меңнән 60 мең сумга кадәр.
Билгеләп үтелгәнчә, сак хезмәткәрләренең корал һәм махсус чараларга керү мөмкинлеге булмаячак. Әмма сак предприятиесенең оператив-дежур часте белән тәүлек буе хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булачак.
Сакчы вазифасына 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр мәгариф учреждениеләре территориясенә килүчеләрнең һәм транспортның керү-чыгуын контрольдә тоту керәчәк.
Финанслау бүлеп бирелә торган учреждениеләр исемлегенә 3 һәм 35 нче лицейлар, шулай ук 5, 7, 8, 19 һәм 21 нче мәктәпләр кергән.