World News

2024 елда Татарстанда торак сафка бастыру буенча узган елгы дәрәҗәне арттырырга ниятлиләр

7 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда торак сафка бастыру планы 100 процентка үтәлгән – барлыгы 3,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шулай дип белдерде.

2024 ел ахырына исә, ахыргы санны 3,45 миллион квадрат метрга җиткереп, тагын 250 мең квадрат метр торак сафка бастырырга һәм шул рәвешле 2023 елгы дәрәҗәне (3,4 миллион квадрат метр) узып китәргә ниятлиләр.

Спикер билгеләп үткәнчә, социаль ипотека линиясе буенча еллык план 88 процентка үтәлгән: 2024 елда төзелергә тиешле 56 йортның 31е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 142 мең квадрат метр тәшкил итә.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча гомуми мәйданы 2,3 миллион квадрат метр тәшкил иткән 17 037 йорт файдалануга тапшырылган.

Тагын 128 күп фатирлы йорт (планлаштырылган күләмнең 80 проценты) коммерция линиясе буенча сафка бастырылган. Аларның гомуми мәйданы – 756 мең квадрат метр.

Читайте на 123ru.net