Аксубай мәктәбендә махсус хәрби операция герое партасын ачтылар
Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы Риназ Кәлимуллин хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Бу районда махсус хәрби операция герое истәлегенә ачылган икенче парта. Беренче Герой партасы 1 сентябрьдә Кәкре Күл мәктәбендә ачылды. Ул мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операция катнашучысы Денис Воронин истәлегенә багышланган.
Чарада геройның әнисе һәм сеңлесе катнашты. Чара тантаналы рәвештә байраклар чыгарудан һәм Россия һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды.
Риназ Кәлимуллин Аксубай гимназиясендә 1994 елдан 2004 елга кадәр укый. Аннары Аксубай һөнәри лецеенда эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. Түбән Камада яши һәм эшли, аннан армиягә алына. Ул шул елларда Россиянең кайнар ноктасы булган Ингушетиядә мото-укчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач нефть химиясе предприятиесендә эшли, 2014 елда өйләнә, никахта аның кызы туган.
2022 елда ул мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла, ә 2024 елның 5 гыйнварында хәрби иптәшләрен яклап, Новомихайловка авылын азат иткәндә батырларча һәлак була. Россия Президенты карары белән Риназ Кәлимуллин һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
«Безнең мәктәптә Герой партасын ачу – Риназ истәлегенә хөрмәт күрсәтү, яшь буында Ватанны саклаучыларның бөеклеген һәм намусын истә тотарга чакыра торган патриотизм тәрбияләү юлында мөһим адым да», – диде мәктәп директоры Алексей Сударев.
Герой партасы артында утыру хөрмәтенә лаек булган беренче укучылар Иван Куклин һәм Руфинә Сафина – олимпиада, төрле бәйгеләр һәм ярышлар призерлары – алтын медальгә дәгъва итүчеләр.
Катнашучылар мәктәпне тәмамлаучыны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Фото: © https://aksubayevo.ru/