World News

Дәүләт Советы депутаты Әтнә районында мөмкинлеге чикле балалы гаиләләрдә булды

Гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында Әтнә районына Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килде. Депутат «Бердәм Россия» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Барлыгы 3 кеше мөрәҗәгать итте. Анда сәламәтлек саклау һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны субсидияләү мәсьәләләре каралды. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.

Камил Нугаев гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады һәм җентекләп өйрәнү һәм эшкәртү, мөмкин булганча ярдәм итү өчен контрольгә алды.

Депутат Камил Нугаев җирле бүлекчә башкарма секретаре Равилә Мөхәммәтгалиева һәм «Изгелек» халыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Гөлсия Моратова белән мөмкинлеге чикле балалы гаиләләрдә булды. Алар балаларның әти-әниләре белән аралашты, депутат балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Читайте на 123ru.net