World News

Питрәч районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы офицер өч дәүләт бүләгенә ия булган

Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән вакытта офицер Илшат Гайнуллин өч дәүләт бүләге – Жуков, «Сугышчан батырлыклары өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Бу хакта «Алга» сайтында Лилия Сираҗиева яза.

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Илшат Гайнуллин балачактан ук үзенең бабаларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аеруча әтисе ягыннан Шәймулла бабасына охшарга теләгән. Бу безнең барыбызга да хас булган ата-бабаларыбыз өчен горурлык кына түгел, ә ниндидер бер үзгә тирән хис була.

Ул яшьтән үк хәрби булырга әзерләнә. Милли көрәш белән шөгыльләнә, ә мәктәптә яраткан дәрес тарих була. 2007 елда Казан югары хәрби команда училищесының диңгез пехотасы бүлеген тәмамлый. Шунда ук Һава десант гаскәрләре белгечләре әзерләү курсларын уза, 200дән артык тапкыр парашюттан сикерә.

2022 елның октябрендә мобилизация вакытында ул Казанның автотранспорт предприятиесендә эшләгән. Повестканы запастагы офицер инде февральдән, махсус операция турында игълан ителгәннән бирле көткән. Барысын да тиешенчә кабул иткән. Нәкъ шул вакытта диңгезгә кайтырга, хәрби частька урнашырга уйлаган була, ләкин барысы да башкача килеп чыккан.

Махсус хәрби операциядә ул взвод командирыннан башлап батальон штабы башлыгына кадәр күтәрелә, аның составында 300гә якын кеше. Гади рядовой үзе өчен генә җавап бирсә, капитан һәр сугышчы өчен җаваплы. Командир – ул үрнәк. Әгәр ул алдан бара икән, аның артыннан ышанычлы рәвештә шәхси состав та барачак, дип саный ул. Егетләрне якларга кирәк булачак икән – моны икеләнмичә эшләячәк. Бер солдат белән алгы сызыктан чыкканда, алар өстенә дрон килә. Бер секунд эчендә офицер хәрбине читкә этеп җибәрә. Икесе дә яралана, госпитальдә дәваланалар.

Тормыш иптәше Ләйсән әйтүенчә, ул көчле рухлы, нык холыклы, таләпчән, һәрвакыт алга карый. Аларның гаилә коруларына биш ел, шуның яртысы көтүләр, борчылулар белән уза.

«Без 8 ел очраштык, 2019 елда гына өйләнештек. Илшат миңа хәрби булуын, теләсә кайсы вакытта китеп барырга мөмкинлеген баштан ук әйтте. Без бу хәлне ниндидер фаҗигагә әйләндермәскә тырышабыз. Еш кына миңа: «Син офицер хатыны, еларга хакың юк», – ди. Көн саен диярлек аралашабыз, ул 4 тапкыр ялда булды. Традиция буенча, ул кайткач, аның барлык туганнарын өйгә җыябыз. Соңгы тапкырында аш уздырдык», – диде тормыш иптәше.

Фото: гаилә архивыннан

Читайте на 123ru.net