World News

Түбән Кама районы Колмакчы авылында мәчет төзекләндерелде

Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылы мәчетен төзекләндерү эшләре төгәлләнде. 8 декабрьдә Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин әлеге матур һәм уңайлы мәчеттә булды, дип яза Татарстан Диния нәзарәте.

Авыл халкы белән бергә өйлә намазы укылды. Рәсми ачылыш 26 декабрь көненә билгеләнгән. Түбән Кама мөхтәсибәтендә мәхәлләләр эшчәнлеге өчен җаваплы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов Колмакчы авылы имамы Зәйнәтулла хәзрәт Гатауллинның бу мәчетне төзекләндерүдә күп көч куйганын билгеләп үтте.

Түбән Кама районы читендә урнашкан Колмакчы авылы актив тормыш белән яши һәм башка мәхәлләләр белән тыгыз элемтәдә тора, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net