World News

Айдар Шәйхин: Дәрдемәнд күргәзмәсендәге ядкярләр аның турында дөрес караш тудыра

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее (Шәриф Камал мемориаль фатиры) мөдире Айдар Шәйхин фикеренчә, шагыйрь, меценат, алтын приискалар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиев белән бәйле ядкярләр аның турында дөрес караш тудырырга ярдәм итә. Бу хакта ул Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылышында әйтте.

«Экспонатларга килгәндә, мәсәлән, Дәрдемәнд юл сандыгын төрле сәяхәтләргә (мәсәлән, Европа илләренә барганда) алган булган. Сандыкка Дәрдемәнднең исем-тамгасы да язылган (З.Р.), шулай ук Рәмиевлар гаиләсендә сакланган аш-су кирәк-яраклары, кашык-чәнечке, пычаклар да, шулай ук, исем-тамгалы. Бу, чынлап та, бай, хәлле кешенең милке. Әлеге ядкәрләр Дәрдемәнднең бик бай кеше булганын, икенче яктан бик тә моң-зарлы, шагыйрь күңелле кеше икәнен күрсәтә», - диде Айдар Шәйхин.

Аның фикеренчә, әлеге ядкәрләр күпмедер дәрәҗәдә сагыш темасын дәвам итә. «Чөнки юлның үзенең сагышы бар. Юл дәвалый да, сагышка да кертә. Ядкәрләр арасыннан самавыр – Дәрдемәнднең «Үткән көннәр» шигырен искә төшерә», - диде Татар китабы йорты мөдире.

Ул Дәрдемәнднең шәхси әйберләренең берничәсе музейда саклануын, аларның фондка тапшырылган булганын әйтте. «Биредә урын алган экспонатлар Уфадан – Рәмиевлар гаиләсеннән килде. Экспонатларны күргәзмәгә Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, опера җырчысы Марат Шәрипов тапшырды. Ул аларны төрле проектларда халыкка күрсәтә. Күргәзмә тәмамлангач гыйнвар аенда алар кире Уфага кайтачак», - дип ачыклык кертте Айдар Шәйхин.

«Татарстан Хөкүмәте, Дәрдемәнднең туганнары, киң җәмәгатьчелек музей төзү эшенә җиң сызганып алынса, бәлки, әлеге экспонатлар Татарстан Милли музее яки башка музей фондында сакланыр иде. Бу безнең хыялыбыз. Һәрхәлдә, Татар китабы йорты бинасында андый музей, экспозиция төзү дөрес булыр иде, чөнки Шәриф Камал Дәрдемәнд белән берлектә эшләгән. Бу йортның каршында Садри Максуди яшәгән, Садри Максуди белән Дәрдемәнднең туганнар булуы билгеле факт. Шуңа күрә бу урында Дәрдемәнднең дә музей-заллы булуы дөрес булыр иде», - дигән теләген әйтте мөдир.

«Дәрдемәнднең шәхси әйберләренә кагылгач, аның шигырьләрен көн саен укый башлыйсың, укыган саен ниндидер яңалык ачасың кебек. Белгәнебезчә, аның иҗаты зур түгел. Ләкин һәр җөмләсе, сүзе, сүзләрнең бәйләнеше, үрелүе, бер-берсенә яраклашуы ниндидер халәтне чагылдыра», - диде Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова.

Дәрдемәнднең Шәриф Камалга бүләк иткән каләме

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алып баручылар Идел Кыямов белән Мәликә Хәйрулла әйтүенчә, Дәрдемәнд үз өендәгедәй сәяхәтләрдә йөргән, нәширлек тәҗрибәсе туплаган.

«Рәмиевлар приискаларында төрле елларда 900гә якын кеше эшләгән. Бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевлар ил казнасына 6,5 мең тонна алтын биргән, диләр. Аларны гадел хуҗалар дип истә калдыручылар бар. Совет чорында шәхесе дә, иҗаты да онытылып, оныттырылып торган заманда Рәмиевлар турында фикер күбрәк тискәре һәм соцреализм ноктасыннан булган», - диделәр.

  • Күргәзмәдә Закир Рәмиевның исем-тамгалы юл сандыгы, сөлгесе, гаилә аш сервизыннан кашык, чәнечкеләр, самавыр, хатын-кыз киемнәре, ашъяулык, сөлге, тастымаллар, аның төрле шәхесләргә бүләк иткән предметларын (мәсәлән, Шәриф Камалга бүләк иткән каләмен), «Шура» журналын, XX гасырда төрле елларда басылып чыккан әсәрләрен, портретын, Бакый Урманче ясаган бюстын күрергә була. Күргәзмә ике ай эшләячәк.

Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приискасы хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала.

Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Рәмиевләр карамагындагы «Вакыт» газетасы типографиясендә Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Ризаетдин Фәхретдин һәм башка язучы, галимнәрнең беренче китаплары дөнья күрә. Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре нәшер ителә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.

Читайте на 123ru.net