Дания Заһидуллина: Дәрдемәндне Тукай шигъриятен белгән кебек беләбез дип әйтә алмыйбыз
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Дания Заһидуллина фикеренчә, татар халкы шагыйрь, меценат, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның шигъриятен Габдулла Тукай шигъриятен белгән кебек белә дип әйтеп булмый. Бу хакта ул Татар китабы йортында Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылышында әйтте.
«Димәк, фән, шагыйрьләр өйрәнсә дә, без әле Дәрдемәнд иҗатын комплекслы, аны халыкка җиткерерлек итеп якын килмәгәнбез. Шуңа күрә дә мин күргәзмәнең ачылышын, Дәрдемәндне аның матди әйберләре аша, матди әйберләрдә чагылган дөньясы аша халыкка якынайтуга сәнгать чаралары белән якын килгән бер эш дип карыйм. Бу да бик кирәк. Халыкның милли аңын тәрбияләгән, халыкка милли поэзия бүләк иткән шәхесләрне ачу юлында барлык чаралар да урынлы», - диде галимә.
Аның әйтүенчә, Дәрдемәнд татар халкының фикерен үзгәрткән, аның милли үзаңын тәрбияләгән шәхес булган. «Татар мәдәниятен үстерүгә өр-яңа юллар ачкан, «Шура», «Вакыт» кебек газета-журналлар, нәшриятлар ачкан шәхес. Татар халкының бик күп талантлы уллары, кызларына шәхси ярдәме, үзенең рухы белән дә киң дөньяга чыгарга мөмкинлек биргән», - диде Дания Заһидуллина.
«2000 еллар башында без Дәрдемәндне генә түгел, Искәндәр Рәмиев, Бәшир Рәмиевны, Шакир Рәмиев нәселенең Төркиягә китеп, үсеп киткән нәсел тармагы, аның кияве Садри Максудиларны да – бик күп шәхесләрне, шулар белән янәшә, Дәрдемәнд тирәсендә, аның җылысыннан җылынып, аннан милләтне яратырга өйрәнеп яшәгән бик күп кешеләр хакында мәгълүматлар алдык», - дип билгеләп үтте ул.
Галимә сүзләренчә, Дәрдемәнднең шигърияте фикер тирәнлеге, фәлсәфәнең зурлыгы, символларга яшерелгән мәгънәләрнең күплеге, аһәң матурлыгы, музыкальлеге белән беренче юллары дөньяга чыккач ук, укыган кешеләрне гаҗәпләндергән, сокландырган, шатландырган.
«Шуңа күрә дә шагыйрь Дәрдемәнд фәндә беркайчан да кире кагылмаган, әле 1917 елдан соң күп кешеләрнең иҗатлары кире кагылган вакытта да Галимҗан Ибраһимов, Габдрахман Сәгъдиләр дә Дәрдемнәднең бөеклеген, аның беренче урында торырга лаек шагыйрь икәнен, татар дөньяви һәм фәлсәфи әдәбиятының, татар музыкаль һәм эмоциональ тәэсирле әдәбиятының нәкъ менә Дәрдемнәдтән башланганын язып чыкканнар», - ди ул.
Совет чорында 1964 елда Миркасыйм Госманов «Шура» журналының тулы библиографиясен эшләп, аны Николай Лобачевский исемендәге китапханәгә тапшырган булган.
«Әле 1980 елларда Совет чорында Дәрдемәнд турында тулы мәгълүматлар булмаган заманда без әлеге библиографияне укып, курс эшләре башкардык. 1980 елларда Дәрдемәнд исеменнән ябып куелган пәрдәләрне алып ташлаган бер вакытта язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин Рәмиевлар нәселе, Дәрдемәнд, аның язмышы хакында күпме хезмәтләр язды!» – дип искәртте филология фәннәре докторы.
«Шуңа күрә Дәрдемәнднең музее да булыр, ул Казан шәһәрендә үзенең мәгърур кыяфәте белән матур бер һәйкәл булып та кайтыр, үсеп килүче балалар, оныкларыбыз Дәрдемәндне Тукай белән янәшә куеп, аның дәрәҗәсендә белерләр, өйрәнерләр дип өметләнәбез», - дип тәмамлады чыгышын Дания Заһидуллина.