World News

Татарстанда буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре була

Җомга көнне, 13 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы була, кар һәм җепшек кар явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртән һәм көндез урыны белән буран булырга мөмкин, секундына 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Шулай ук күз күреме начарлана, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Урыны белән бозлавык була, юлларга кар кар салырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы −8..−3, ә көндез −6..−1 градус була.

Читайте на 123ru.net