World News

Алия Фәйзрахманова: «Апуш» татар балалар театр студиясе – театр вәкилләре өчен ачыш

«Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Ул театр студиясенең күпчелек театр вәкилләре өчен ачыш булуын әйтте.

«Апуш»ка йөргән балалар татар баласы булып үсә һәм үсеп килүче буын «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләрендә катнашырга теләк белдерә. «Апуш» балалар театр студиясен чит төбәкләргә алып чыктык: Санкт-Петербургта быел ике тапкыр булдык. Рус тамашачысын татар балалар театры белән таныштырдык. Күпчелек театр вәкилләре өчен бу – ачыш. «Балалар татарча уйныймыни?» – дип сокланалар. Татарча уйнаган өчен рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Милли спектакльләр, милли балалар театры да бик тә урынлы, аның дә яшәргә хакы бар», - диде ул.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, чуваш, мордва, мари халыкларында балалар туган телдә сөйләшми диярлек. «Чувашиягә барганым булды. Бер спектакльләрен туган телләрендә уйнарга мөмкиннәр. Калган репертуар – барысы да рус телендә. «Караңгы авылларда гына туган телне беләләр», - дип аңлаткан иделәр», - диде ул.

Алия Фәйзрахманова «Апуш» театр студиясендә яңа премьералар булачагын да әйтте.

«Эшләребезне дәвам итеп, яңа премьераларга керешәбез. 2025 ел сезонында кимендә дүрт премьера чыгарырга ниятлибез. «Алмачуар» драматургия конкурсында җиңеп чыккан Гөлүсә Батталованың «Көндәлек» пьесасы буенча Бөек Җиңүнең юбилеена багышлап, «Көндәлек» дигән пластик спектакль куябыз. Шулай ук, «Алмачуар» конкурсында җиңгән нәниләр белән Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча «Тыз-быз» дигән спектакль әзерлибез. Композитор Миләүшә Хәйруллина көй язды. Май ахырында Резеда Гобәева белән татар әкиятләренә нигезләнеп этник мюзикл форматында эшләргә телибез», - ди ул.

«Апуш» татар балалар студиясе җитәкчесе быел драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган «Күзлек» театр лабораториясен үткәрүләрен искәртте. «Туфан ага – безнең драматургиянең классикасы. Шуңа күрә театр студиясендә шөгыльләнгән балалар Туфан аганың әсәрләрен өйрәнергә тиеш. Үзебезнең студияләр эчендә генә коллаборация ясадык. Клибыбыз барлыкка килде», - диде Алия Фәйзрахманова.

«Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина безнең лабораториянең барлык чараларында да катнашты, үзенең хәер-фатихасын бирде. Лаборатория ачылышында Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен куйдык. Җиде көн эчендә дүрт эскиз тәкъдим иттек, балалар әле моңа кадәр эшләмәгән остазлар белән эшләп карады. Безнең максат – «Күзлек» лабораториясе эшчәнлеген киңәйтү. Хыялым – «Апуш» балаларын башка татар театр студияләре белән таныштырып, очрашулар, форумнар оештыру. Бер казанда гына кайнап яшисе килми», - диде җитәкче.

Читайте на 123ru.net