Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Волгонефть 239" танкерының бөтен диңгезчеләрен коткарганын белдерде
Кичә аннексияләнгән Кырым ярларыннан ерак түгел, Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе булырга мөмкин.