World News

«Дача амнистиясе» ярдәмендә Татарстан халкы 853 мең милек объекты теркәгән

Татарстан халкы «дача амнистиясе» ярдәмендә 2006 елдан бирле 853 меңнән артык күчемсез милек объектын гадиләштерелгән тәртиптә теркәгән. «Гараж амнистиясе» ярдәмендә 17 меңнән артык объект милек буларак теркәлгән. Бу мәгълүматлары бүген «Татар-информ»да Татарстан буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе Лилия Борһанова әйтте.

«Дача амнистиясе» торак һәм бакча йортларына, хуҗалык корылмаларына яисә гражданнар үз ихтыяҗлары өчен файдалана торган җир кишәрлекләренә документлар рәсмиләштерүне гадиләштерә торган законнарны берләштерә. 2016 елдан бирле Татарстан Росреестры тарафыннан гадиләштерелгән тәртиптә күчемсез милек объектларына 123 меңнән артык хокук теркәлгән, шуларның 71 меңе – шәхси торак төзелеше объектларына, 31 меңгә якыны – җир кишәрлекләренә, 22 меңе – башка күчемсез милек объектларына», – дип сөйләде ул.

«Гараж амнистиясе» 2021 елның 1 сентябреннән гамәлдә. Төбәктә 7 меңнән артык гараж объекты һәм 10 меңнән артык җир кишәрлеге гадиләштерелгән тәртиптә милек буларак теркәлгән. Лилия Борһанова мәгълүматлары буенча, Татарстан әлеге юнәлештәге эш буенча алдынгы төбәк.

Читайте на 123ru.net