World News

Алексей Песошин: ЗАГС органнарына әһәмиятле вакыйгаларны теркәү бурычы йөкләнгән

ТР Премьер-министры Алексей Песошин гаммәви мәгълүмат чараларында республиканың ЗАГС хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Татарстан Республикасы Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне белән тәбрик итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Котлауда билгеләп үтелгәнчә, 2024 елның 18 декабрендә ЗАГС органнары учреждение оешуның 107 еллыгын билгеләп үтәчәк. Россия ЗАГС органнары системасы формалашуга РСФСР Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советының «Гражданлык никахы, балалар һәм хәл актлары китапларын алып бару турында»гы декреты кабул ителү башлангыч биргән, дип өстәде Песошин

«ЗАГС органнарына бала тууны һәм никахны тантаналы рәвештә теркәү кебек һәр кеше тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны теркәү буенча бурычлар йөкләнгән. Аларның сыйфатлы хәл ителүе илебез гражданнары өчен бик зур әһәмияткә ия», - диде республика Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә ЗАГС органнары гражданлык хәле актлары язмаларының кәгазь архивларын саклап кына калмый, ә үзәкләштерелгән электрон ресурс – «Гражданлык хәле актлары язмаларының бердәм дәүләт реестры» геомәгълүмат системасыннан да актив файдалана, Россия Федерациясенең барлык язмалары 1926 елдан башлап шунда берләштерелгән. Заманча электрон система гражданнарга илебезнең теләсә кайсы почмагында ЗАГС органнары дәүләт хезмәтен алырга мөмкинлек бирә, ди Песошин.

«Гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел гаилә-демографик сәясәт өлкәсендә яңа проектларны үстерүгә этәргеч бирде. Нык гаилә – җәмгыятебезнең тотрыклылык һәм чәчәк ату нигезе ул», - дип искәртте сәясәтче.

Аның инануынча, тармакның кадрлар потенциалы, һөнәри бурычларны үтәүгә иҗади якын килүе һәм эшкә бирелгәнлеге алга таба да гаиләнең абруе артуга, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру мәсьәләләрендә ЗАГС органнарының ролен көчәйтүгә хезмәт итәчәк.

«Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, катлаулы һәм күркәм эшегездә уңышлар телим!» - дигән теләкләрен җиткерде Песошин.

Читайте на 123ru.net