Хөкүмәт: Россиядә 2030 елга кадәр якынча тагын 5 млн гаилә ана капиталы алачак
Ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайту Россиядәге тагын 5 миллионга якын гаиләне ярдәм белән тәэмин итәчәк. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектның гамәлдә булу вакытын озайту инициативасын Россия Президенты Владимир Путин белдергән иде.
Ана капиталы гамәлдә булган чорда илдә 14 миллионнан артык сертификат тапшырылган. Ата-аналар аны торак шартларын яхшырту, балаларны укыту, ата-аналарның пенсиясен туплау өчен һәм башка максатларда куллана.
Хөкүмәттә әйтүләренчә, түләүне индексацияләүне дәвам итәчәкләр. Мәсәлән, 2025 елның февралендә ул 676 меңнән артыграк була (беренче бала өчен). Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен аның күләме 893 мең була.
«Бала тәрбияләүче гражданнарга ярдәм итүне алга таба да дәвам итәчәкбез. Дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча 2025 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак «Гаилә» илкүләм яңа проекты да шуңа юнәлдерелгән», – диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.