World News

Путин Россиядә кайбер товарларга бәя артуны аңлатты

Россиядә кайбер товарларга бәяләр арту объектив һәм субъектив сәбәпләр белән аңлатыла. Бу хакта туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Бәяләр артуның субъектив һәм объектив сәбәпләре бар. Базардагы тәкъдим халыкның түләү сәләтенә туры килергә тиеш. Ә бездә товарлар күләменә караганда, кешеләрнең кереме зур темпта артты», – дип җавап бирде Путин.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, мәсәлән, сөт белән бәйле вазгыятьне китерергә була. Илдә уртача куллану күләме җитештерүчәнлек үсешеннән артып китә. Ит һәм кайбер башка товарлар белән дә шундый ук хәл булды. Бу проблеманы хәл итү өчен икътисадның конкрет өлкәләрендә яңа карарлар кирәк, дип ышана Путин.

«Икенче сәбәп – уңыш. Өченчесе – кайбер товарларга дөньякүләм бәя арту. Тышкы санкцияләрнең дә әһәмияте бар. Алар төп рольне уйнамый, әмма әзме-күпме йогынты ясый, чөнки логистика кыйммәтләнә», – диде Путин.

Бәяләр артуның субъектив сәбәпләренә килгәндә, Россия лидеры Үзәк Банкның җитешсезлекләре турында кайбер экспертларның фикерләрен телгә алды - Үзәк Банк төп ставка белән бәйле булмаган коралларны нәтиҗәлерәк һәм иртәрәк куллана алыр иде.

«Бәяләр арту – күңелсез һзм начар нәрсә. Әмма, макроикътисад күрсәткечләрен саклап калып, без моны җиңеп чыгарбыз дип өметләнәм», – дип йомгаклады Путин.

Читайте на 123ru.net