World News

Путин: Суверенитетны ныгыту – икътисад үсеше нәтиҗәсе

Икътисад үсешенең саллы өлеше суверенитетны ныгытудан гыйбарәт. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда елга йомгак ясаганда әйтте.

«Безнең базардан күп кенә җитештерүчеләр китте. Шуның аркасында, безнең эшмәкәрләр бу товарларны үзләре җитештерә башлады. Бу тормышыбызга ниндидер тикшеренүләр уздыру һәм кушуны, институтларны, шул исәптән үсеш институтларын кушу зарурлыгын китереп чыгарды», – диде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, бу пунктлар барысы да технологик суверенлыкны ныгытуны тәшкил итүче өлешләр булып тора.

«Суверенитет төрле була: оборона, фәнни, технологик, белем бирү, мәгариф суверенитетлары. Безнең ил өчен – бу аеруча мөһим, чөнки суверенитетны югалтсак, без дәүләтчелекне югалтабыз. Һәм суверенитетны ныгыту шулай ук икътисад үсеше нәтиҗәсе», – дип йомгаклады Президент.

Читайте на 123ru.net